Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндә узган ярминкәгә артистлар да килде

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан, ярминкә-бәйрәмгә артистлар да килде.

Узган атнада район үзәгендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Ивашкино фермеры алып килгән кәбестәне “эх“ дигәнче алып бетерделәр.

  • Ярминкәгә инде дүртенче тапкыр килүем. Кәбестәгә сорау гел бар. Яңа Чишмәдә, Шенталада да саттым аны, - ди Николай Кудряшов. -Кызганыч, тыгыз булып үссә дә, быел кәбестә алай ук уңмады. Орлыгы начарлана бара кебек, аны читтән кайтартабыз, рассаданы үзебез үстерәбез. Эше күп бу яшелчәнең, гел карарга, тәрбияләргә кирәк. Әле бит биш баш сыер да асрыйбыз.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин да ярминкәдән товар белән китте – Кудряшовтан, килограммы 15 сумнан, байтак кәбестә сатып алды.

Бүген ярминкәгә килүчеләрне үзешчән артистларыбыз да сәламләде, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне  уңаеннан җырлар җырлап котладылар.

Яңа Элмәледән Сергей Митрофановның да кәефе яхшы, монда үзенә кирәк бөртек арпа, солы алды. Малларны, кош-кортны күп асрыйбыз, ди. “Әккәрәй“ җәмгыяте бодай, арпа, солы, кукуруз да алып чыккан. Кем кирәксенде, шул алды. Район ашлык кабул итү предприятиесе дә бөртек белән сату итте.

Ярминкәдә җиләк-җимеш үсентеләре, ашамлыклар, кием-салым да бар иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X