Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндә үткән ярминкәдә каз түшкәләре “очты”

Чирмешәндә үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә каз түшкәләре “очты” гына. Килде шундый замана, кыш уртасында да әлеге кош итен сатучылар бик күп иде.

-Иртүк берничә түшкәне алдылар, казларның эчен башын –потроха сораучылар да аз түгел, - ди Ришат Галиев.

Берәү әйтүенчә, каз тәпиле, канатлы, бүтәкәле бәлеш кунак өстәленә – бик тәмле сый.

Пенсионер Наил Мортазин хатыны белән, ярминкәгә иртүк килгән, Яңа елга азык-төлек алганнар.

-Менә бозаулар да карап йөрүем, - ди ул. – Берничә айдан суярлык бер бозавыбыз бар. Аннары симертү өчен яшьрәге кирәгәчәк.

Әмирдән Фәнис Сафин ике капчык бодай алды. Бер килосын 20 сумнан. Кыйммәтрәк, әмма, алмас идең, соңгы ярминкәләрдә бөртек бик күренми.

-Бодаебыз бераз бар әле, монысы язга запас булып торыр, - диләр кош-кортны байтак асраучы  Сафиннар.

Бүген капчыгын 1000 сумнан – гранулалы җом, килосын 380нән бозау ите, бал да саттылар. Каз түшкәләренә уртача 1600 – 2300 сум сорадылар, потрохага – 250.

Товар алып килүчеләрнең күбесе шәхси хуҗалыклар, үзләре үстергән кош-корт, үзләре җитештергән сөт, яшелчә, җиләк-җимеш тәкъдим иттеләр. Балык та яхшы урнашты.

Кием-салым сатучыларның азрак булуы һава торышы белән бәйледер, төнлә буран котырды бит.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев