Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
В нашем районе

Чирмешән районында җәйге каникуллар вакытында 600дән күбрәк бала лагерьларда ял итәчәк

Җәйге каникуллар вакытында районда 12 мәктәп яны лагеры эшләячәк, аларда 485 бала ял итәчәк. “Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда дүрт сменада 170 баланың ялы планлаштырыла.

Мәктәп яны лагерьларының икесендә ял итүче 45 бала хезмәт белән ялны чиратлаштырачак, Яңа Элмәле һәм Әккәрәй мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагеры эшләячәк. Лагерьларның барысында да смена 8 июньдә башлана һәм 21 көн дәвам итәчәк.

“Кояшлы” бәләкәй хуҗаларын 6 июньдә кабул итәчәк, беренче сменада 45 укучы саф һавада ял итеп, сәламәтлеген ныгытачак. Икенче сменада 2 июльдән 22 июльгә кадәр – 55, өченче сменада 30 июльдән 16 августка кадәр – 50, дүртенче – профиль сменада 20-26 августта 20 балага ял оештырырга ниятлиләр.

Балаларның ялын куркынычсыз һәм кызыклы итү сменаны дөрес итеп оештырудан тора. Яллар вакытында күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен санитар таләпләрне дә төгәл үтәргә кирәк. Шуларны кисәтү максатыннан Роспотребнадзорның Нурлат территориаль идарәсе начальнигы Анна Трифонова лагерь начальниклары, вожатыйлар, пешекчеләр, техник һәм медицина хезмәткәрләрен җыеп азык-төлек әзерләү, чисталык булдыру буенча таләпләр үтәлеше буенча лекция укыды һәм шунда ук аларның белемнәрен дә тикшерде - тестлаштыру уздырды.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев