Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый

 Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.

Урманнарда әле беренче гөмбәләр күренә генә башлады. Ә «СалаваTik»лар  инде гөмбәләр турында яңа җыр да әзерләде.  Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты. Татар халык көенә нигезләнеп, Гөлнара Гыйләҗетдинова шигъри юллар иҗат иткән.

«Гадәттә, без нинди дә булса җыр сайлаганда, балалар бакчасында өйрәнелә торган җырларга тукталырга тырышабыз. Балаларның музыка дәресләрендә нинди җырлар өйрәнүен ачыклыйбыз да аларны «СалаваTik»лардан җырлатабыз. «Гөмбәләр биюе» исемле җырны да нәкъ шушы принцип буенча сайлап алдык. Аның сүзләре бик җиңел, 2–3 яшьлек балалар да тиз отып алырлык. Быел җиләк бик уңды, гөмбә дә кимен куймас. Балалар әти-әниләре белән гөмбә җыйганда,

«СалаваTik»ларга кушылып җырларлар», –  дип шаярта «Cалават күпере»  һәм «Сабантуй»  журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Җырның барлыкка килү тарихы белән кызыксынып, аның авторы Гөлнара Гыйләҗетдиновага мөрәҗәгать иттек. «Бу җыр балалар бакчасында эшләгәндә барлыкка килде. Бу шигъри юллар рус халык җырына нигезләнеп язылды. Татар теле балалар бакчасында актив өйрәтелә башлаган чорда, татар телендә балалар өчен нәкъ менә уен җырларына ихтяҗ туды. Алар бик аз иде. Ә балаларны җыр аша телгә өйрәтү бермә-бер җиңел. Менә шул вакытта рус җырлары мотивлары мине татар телендә иҗат итәргә этәрде. Аннары монда балалар өчен файдалы ике момент бар. Беренчесе, текст аша хәрәкәтләнә алу мөмкинлеге. Хәрәкәт белән телнең бәйләнеше  баланың сөйләм үсешенә уңай йогынты ясый.  Икенчедән, монда уен моментлары күп, әйтик гөмбәләр күренде, гөмбәләр юкка чыкты, яки балалар бергәләп әйлән-бәйлән уйныйлар. Җырның сүзләрен балалар уен аша тизрәк отып ала», – ди Гөлнара Гыйләҗетдинова.

«Узган ел көз айларында «СалаваTik»лар башкаруында «Яфрак бәйрәме» дигән җыр бик популяр булып, интернетта 36 меңгә якын карау җыйган иде. «Гөмбәләр биюе»н дә нәни тамашачыларыбыз яратып җырларлар дип ышанабыз», – ди оештыручылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СалаваTIK

2
X