Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Иске Кадида бәрәңге сабагыннан он ясаганнар

    Без бу хакта яган идек

    45 ел элек

    Быел Туймәт сигезьеллык мәктәбенең спорт мәйданчыгында 256 укучы тигез рәтләр булып яңа уку елының тантаналы линейкасына тезелде.

    “Ленин юлында” – 3 сентябрь, 1975 ел.

    Быел Түбән Кармалка мәктәбе интернатында Туймәт һәм Чумачка авылларыннан килгән 38 укучы яшәячәк.

    “Ленин юлында” – 3 сентябрь, 1975 ел.

    Фрунзе исемендәге колхоз механизаторы Никонор Калмыков, 22 сәгать эшләп, К-700 тракторында 65 гектар мәйданны туңга сөрде һәм тәүлеклек заданиесен өч тапкырга арттырып үтәде.

    “Ленин юлында” – 3 сентябрь, 1975 ел.

    Тукай исемендәге колхозда МТЗ-50 тракторы белән Габделхак Низамов чапкан бәрәңге сабакларын “АВМ-0,4” үлән оны ясау агрегатына ташыйлар. Сабактан он ясала.

    “Ленин юлында” – 6 сентябрь, 1975 ел.

    Фрунзе исемендәге колхозда (Ивашкино, Әккәрәй авыллары) бәрәңгене ике көн эчендә алып бетерделәр. Бу культура 20 гектар мәйдан биләде.

    “Ленин юлында” – 27 сентябрь, 1975 ел.

    “Урал” колхозы урманнардан ерак урнашкан. Әмма биредә 65 центнер имән чикләвеге әзерләнде. Әлеге эштә Кара Чишмә сигезьеллык мәктәбенең өлкән класс укучыларының хезмәт өлеше зур.

    “Ленин юлында” – 1 октябрь, 1975 ел.

    35 ел элек

    Реклама

    Яңа, 1985-86 уку елында Кара Чишмә һәм Шешминка авылларында укучылар киң һәм якты класслары булган яңа урта мәктәп биналарында укыячаклар.

    “Ленин юлында” – 4 сентябрь, 1985 ел.

    Чирмешән урта мәктәбендә иртәдән үк бәйрәм тантанасы хөкем сөрде. Монда 780нән артык укучы, шуның 105се беренче класска баручы...

    “Ленин юлында” – 4 сентябрь, 1985 ел.

    25 ел элек

    30 август көнне ярминкәгә яңа эчемлек - үзебездә җитештерелгән Чирмешән сырасы сатуга чыкты.

    “Безнең Чирмешән” – 2 сентябрь, 1995 ел.

    Яңа уку елында район мәктәпләрендә 3360 бала белем алачак, шуларның 1092се – Чирмешән урта мәктәбендә.

    “Безнең Чирмешән” – 2 сентябрь, 1995 ел.

    Түбән Кармалка авылыннан Анатолий Гетманов мандолинада, гитарада иске көйләрне оста уйный.

    “Безнең Чирмешән” – 10 сентябрь, 1995 ел.

    Лагерка авылында быел 2 километр ярым озынлыкта урам газүткәргечләре сузылды. Якын көннәрдә авылдан беренче 9 йортны зәңгәр ягулыкка тоташтырмакчылар.

     “Безнең Чирмешән” – 20 сентябрь, 1995 ел.

    Быелның сигез аенда районда 169 бала, шул исәптән августта 18 сабый туган.

    “Безнең Чирмешән” – 23 сентябрь, 1995 ел.

    Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.

    фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: