Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Бәркәтәдә бәрәңгеләрне боз суккан

    Без бу хакта язган идек. 45 ел элек.

    “Сельхозтехника”ның Чирмешән район берләшмәсе слесаре Илдус Гариф улы Шакиров (Лашман) III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнде.

    “Ленин юлында” – 1 июнь, 1975 ел.

    Якты Тау авылында әбиләр һәм бабайлар да кычыткан уруга керештеләр. Алар көнгә 32-40 көлтә бәйләп куялар. Ә хезмәт ветераны, коммунист Зәки ага Габшакиров кычыткан көлтәләрен җыйнап фермага илтеп тапшыра.

    “Ленин юлында” – 1 июнь, 1975 ел.

    Биш яшьлек улыбыз Алмаз Туймәт авылы очындагы буада суда бата башлый. Бу хәлне шуннан ерак түгел коенучы дүртенче класс укучысы Рәшит Хөсәенов һәм  икенче класс укучысы Саяз Нургатиннар күреп алалар һәм улыбызны коткаралар. Рәхмәт аларга. (Редакциягә килгән хаттан).

    “Ленин юлында” – 11 июнь, 1975 ел.

    Ворошилов исемендәге колхоздан Клавдия Николаева җитәкчелегендәге бригада чөгендер игүчеләр звеносы 1,4әр гектар мәйдандагы шикәр чөгендерен эшкәртүне төгәлләп, күмәк рәвештә яфрак азык хәзерләүгә керештеләр.

    “Ленин юлында” – 21 июнь, 1975 ел.

    Колорадо коңгызының безнең район җирләренә үтеп керү, бәрәңге, помидор чәчүлекләренә зыян китерү куркынычы артты.

    Коңгыз зарарлаган урыннар Питрәч, Яшел Үзән, Кама Тамагы районнарында күзәтелә. Күрше Шентала районында да бу явыз корткычлар күренә башлаган.

    “Ленин юлында” – 28 июнь, 1975 ел.

    35 ел элек

    “Красный Октябрь” колхозы тракторчысы Александр Долгополов яшьләр һәм студентларның Мәскәүдә булачак XII Бөтендөнья фестивалендә делегат булып катнашачак.

    “Ленин юлында” – 7 июнь, 1985 ел.

    Район Сабан туе батыры исеменә “Победа” колхозыннан Рәшит Бәдретдинов лаек булды. Иң зур бүләк – сарык аңа тапшырылды. XXII партсъезд исемендәге колхоз егетләре Марат Яруллин белән Марс Бәдретдинов икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

    “Ленин юлында” – 12 июнь, 1985 ел.

    25 ел элек

    Кече Чегодайда “Чирмешән” кооперативлар ассоциациясе дуңгызлар үстерә башларга җыена.

    “Ленин юлында” – 2 июнь, 1995 ел.

    Ивашкинода 100ләп йортта челтәр газы яна. Хәзер бу авылда төп урамнардан читтәрәк урнашкан 30га якын  йортка гына газ торбалары сузылмаган.

    “Ленин юлында” – 7 июнь, 1995 ел.

    Район Сабан туеның төп батыры булып Иске Кади авылыннан Рифкать Кыямов танылды. Аңа “Свияга” суыткычы һәм бәллүр ваза бирелде.

    “Ленин юлында” – 7 июнь, 1995 ел.

    Район газ хезмәте яңа административ бинасына күчәргә җыена.

    “Ленин юлында” – 14 июнь, 1995 ел.

    Лашманда француз технологиясе буенча игелүче чөгендер участогының бер өлешендә зур чүп  үләннәрен кул көче ярдәмендә дә бетерергә туры килде. Сүз дә юк, моны берничә хатын-кыз да булдырды, төп мәйданнарда үсентеләр яхшы, аларны сирәкләү соралмый да.

    “Ленин юлында” – 14 июнь, 1995 ел.

    Әнисе, инде мәрхүмә, Мөзәянә Кәшиф кызы исеменнән туган авылы (Кармыш) мәчетен төзү өчен ярдәм йөзеннән Ташкентта яшәүче улы Мәсхүт 1000 доллар акча җибәргән.

    “Ленин юлында” – 14 июнь, 1995 ел.

    Хуҗалыкара төзелеш оешмасы Чирмешәндә картлар йорты калкыту өчен нигез өлешендә эш башлады.

    “Ленин юлында” – 17 июнь, 1995 ел.

    Лашманда быел гына да дистәләрчә кеше вафат булды, күбесе – яшь көе. Монда бер-бер көнне өчәр мәет җирләү гадәткә әйләнде.

    “Ленин юлында” – 17 июнь, 1995 ел.

    Бәркәтәдә кайберәүләр кабат бәрәңге утыртты, чөнки узган атналарда, элек чәчкән бәрәңге сабакларын боз сукты.

    “Ленин юлында” – 21 июнь, 1995 ел.

    Урманасты Үтәмештә яңа мәктәп файдалануга тапшырылды, быел 1 сентябрьдә биредә дә дәресләр башлана.

    “Ленин юлында” – 27 июнь, 1995 ел.

    Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.

    Фото: архив.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: