Чирмешәндәге Михаил Архангел соборын төзекләндерү өчен ярдәм кирәк
Чирмешән авылы үзәгендәге, 1769 елда төзелгән Михаил Архангел соборы бинасында ремонт эшләре бара.
Биредә гыйбадәт кылу өчен кирәк-яраклар сатып алынды, электр үткәргечләр яңартылды, идәненә җәяргә такталар бар. Хәзерге вакытта храмның алтарь өлеше төзекләндерелә, монда буяу-агарту эшләре башкарырга кирәк. Ә Михаил Архангел көнендә храмны изгеләндерү йоласы уздыру ниятләнә.
Храмны төзекләндерүдәге ярдәмнәре...