ЯРАН ГӨЛЛӘР ТУРЫНДА
Яран гөл диюгә, әбиемнең ап-ак пәрдәле, берсеннән-берсе купшырак яраннар үсеп утырган тәрәзәсе хәтергә төшә. Ничек үстереп бетергәндер ул аларны. Бик тә ярата иде шул гөлләрне. Аның күңел җылысын тойгандай, гөлләре дә һәрвакыт шау чәчәктә утырырлар иде. Килгән-киткән кешене дә шул яраннар арасыннан карап каршы ала иде. Сөбханалла, үзе дә, гөлләре...