Facebook социаль челтәрендә куркыныч компьютер вирусы тарала
Әлеге вируска «Касперский лабораториясе» хезмәткәрләре юлыккан.
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Facebook социаль челтәрендә Messenger кушымтасы аша куркыныч компьютер вирусы тарала, дип яза «Известия».
Кулланучының вирус белән зарарланган хәбәрдә таныш булмаган видеороликны ачарга тәкъдим ителә.
Сылтама буенча күчкәч, видеодан сәхифә ачыла, шуннан соң Mozilla Firefox һәм Safari браузерлары кулланучыларга Flash Player...