Чирмешәндә ВИЧ-инфекцияле 24 кеше исәптә тора
СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне уңаеннан район мәктәпләрендә, күпчелек оешмаларда әлеге куркыныч афәт, аны йоктырмау һәм саклану юллары турында сөйләштеләр. Туган як тарихы музеенда "СПИДка каршы - бергәләп" темасына сөйләшү өчен "түгәрәк өстәл" артына җыелдылар.
Мәгариф, мәдәният, медицина хезмәткәрләренә, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь Гвардия" активистларына иң элек ВИЧ-инфекцияне йоктырмау...