Сара әби яңа өйгә күчте
Лашман авылында яшәүче Сара әби Гыйматдинова да яңа өйгә күчте.
Аңа кирпеч йортны, "Ветераннарга - торак" программасы кысаларында, Яңа Чишмәнең "Стройсервис" җәмгыяте төзеп биргән. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны буларак, Сара әби дә торак шартларын яхшыртуга субсидия алган.