Дөгеле вак бәлеш рецепты
Иң элек ачы камыр басыла. Моның өчен җылы сөткә чүпрә, шикәр комы, тоз, май салалар.
Йомырка сытып яхшылап тулгыйлар һәм он өстәп камыр басалар. Җылы, караңгы урынга калдырып торалар. Камыр 25-30 минуттан әзер була.
Симез итне юып, вак итеп турыйлар. Дөгене кайнап торган тозлы суга салып бүрттерәләр. Ит, дөгегә вак...