Хәния Фәрхинең кызы Алия: «Мин әнине көннәр, атналар, айлар буе да көтә идем»
Узган шимбәдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар. Җырчы Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнде.
Бу көннәрдә бөтен дөнья Хәния турында гына сөйләде дисәң дә, арттыру булмас. Дистәләгән шигырь язылды, тамашачылар, дуслары, сәхнәдәшләре хатирәләре белән уртаклашты. «Татарның танылган җырчысы Хәния Фәрхи вафат булды» дип, эре федераль...