"Улымны үзем теге пычагы белән кисеп төшердем"
Рәшитнең үлеменә быел дүрт ел булды. Аның әнисе белән минем каенанам бертуганнар иде. Замира зурәнкәй (безнең якта әти-әнидән олыракларны зурәткәй белән зурәнкәй дип йөртәләр) зурәти белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары тыйнак, инсафлы, иманлы булып үсте.
Уллары әллә артык иркә булды - мәктәпне тәмамлагач, тегендә сугылды, монда барып...