Чирмешәнлеләр Казан өчен тавыш бирә
200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда Казан күренешләре өчен райондашларыбыз да актив тавыш бирә.
-Россия Үзәк банкы игълан иткән конкурста меңгә якын райондашыбыз катнашты, тавышларын бирде,- ди район китапханәләр челтәре директоры Рузилә Минхәерова. - Аеруча медицина, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре актив.
Тавыш бирү дәвам итә. Тавышны "Твоя - Россия.рф" сайты аша...