Бурычтан кача алмыйсың
2013нче елның 1 январенә халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 1 миллион 71 мең сумга җиткән.
"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте баш бухгалтеры Елена Козлова әйтүенчә, узган ел дәвамында кат-кат кисәтү ясап та, вакытында бурычларын түләмәгән 39 кешенең эшләре судка җибәрелгән. Шуннан соң ун кеше әҗәтләрен каплаганнар, суд тагын алты кешенең...