Иртәгә Чирмешән районында “Тоннель“ операциясе узачак
13 сентябрь көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массалы тикшерү буенча "Тоннель" операциясенә чыгачак. Автоинспекторлар, нигездә, транспортта куркынычсызлык каешларын такмаучыларны ачыкламакчылар.
"Тоннель" ике-өч сәгать дәвам итә. Бу вакыт аралыгында билгеле бер юл участогы ябылып, барлык транспорт чаралары тоташ тикшерелә. Мондый операцияләрнең максаты - юлда йөрүчеләрнең кагыйдәләрне төгәл үтәвен тәэмин итү.