Чирмешәндә шорт-трек осталары да бар
Мәктәп укучыларының республика спартакиадасы кысаларындагы ярышларда катнашкан 14-16 яшьлек хоккейчы кызларыбыз (тренер Илнар Шәйхетдинов) финал уеннарында Питрәч районы командасын 3:1 исәбе белән отып, җиңү яулап кайттылар.
Шул ук Боз спорт сараенда шөгыльләнүче Рамил Баһаветдинов шәкертләре шорт-трек (тимераякта кыска арага узышу) төренең финалында - беренче урын ияләре. Ә 12-13 яшьлек хоккейчы...