Татарстанда сөйгәне хыянәте турында белгән хатын-кыз сабые белән тәрәзәдән ташлана язган
Татарстанның тикшерү комитеты үзенең ике айлык баласын үтерергә ниятләгәне өчен 21 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачкан.
Октябрь аенда әни кеше, салкын тиеп авырган сабые белән Балтачның үзәк хастаханәсендә дәвалана.
Бергә яшәгән ир кеше белән телефоннан сөйләшкәндә ул аның хыянәте турында белеп ала. Ир хастаханәгә килеп җиткәндә, әлеге хәбәрне күтәрә...