Табиб: Телефонны янәшә куеп йоклау зыянлы
"Смартфон нурланышы зыянлы диләр. Чынлап, шулаймы? - дип сорый укучыбыз. Аңа Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова җавап бирә.
- Минемчә, телефонны янәшәгә куеп йоклау зыянлы. Барлык кәрәзле телефоннар бит космостан сигнал кабул итүгә корылган. Иң яхшысы - аларны баштан ераграк тоту. Телефонны...