2018 елда Татарстанда 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланачак
Социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларны капиталь ремонтлау программасына 2018 елда 121,3 миллион сум бүленде.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда социаль хезмәт күрсәтүче 34 учреждениенең бинасы ремонтланачак. Бу максатларга 121,3 миллион сум акча бүленгән.
Республикада социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларга капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елда башланган...