Тарихны бергәләп өйрәнәбез
Чирмешән авылына - Чирмешән крепостена нигез салуның 280 еллыгы уңаеннан игълан ителгән тарихи бәйгегә нәтиҗә ясалды. Йомгаклау район мемориаль үзәгендә үтте.
Туган як тарихы музее, "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе, "Чирмешән" телерадиокомпаниясе оештырган бу иҗади көч сынашуда Эдуард Миронов (кадет мәктәп-интернаты укучысы) эше I дәрәҗә Диплом һәм истәлек бүләге белән бәяләнде,...