Сөйләштеләр тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә балалар экология темасына сөйләштеләр
Балалар җәмәгать оешмаларының район советы яшьләрнең ял итү үзәгендә "Туган як экологиясенә бездән өлеш кертү" темасына багышланган "түгәрәк өстәл" үткәргән. Анда документаль фильм караганнар һәм район табигатен саклау буенча фикер алышканнар. Бүген укучылар макулатура һәм пластика җыюда, өмәләрдә, экологик рейдларда актив катнашалар. Автор фотосы
-
Чирмешәндә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр
Шушы көннәрдә Чирмешәнгә республикабызның барлык районнарыннан җыелган информатика укытучылары бүгенгесе көнне бик актуаль мәсьәлә - балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр. Хәзер һәркемнең диярлек йортында компьютер бар, Интернет тоташтырылган. Балалар аның каршында көннәр, сәгатьләр буе утыралар. Кайбер ата-аналар балаларының анда нәрсә караулары, укулары, нинди мәгълүмат алулары турында кызыксынмыйлар да. Ә кызыксынырга...