Стаж тулы түгел
Госман абзый озак еллар колхозда эшләп пенсиягә чыккан.
Уен-көлкеле, сүзгә оста кеше, мәҗлесләрдә урыны гел түрдә була. Баянчы бит ул.
-Ничек соң, пенсияне күп аласыңмы?- дип сорагач, Госман абзый: - Ярый инде шунда. Минем бит кызлар белән кич утырып, гармун уйнап йөргән вакытларны стажга кертмәгәннәр, санамаганнар,- ди.