Социаль хезмәтләр җыелмасы яки акча
Районда федераль ташламаларга ия 2254 кеше яши, шуларның 1545се 2016 ел өчен дарулар алудан баш тарткан. Ягъни бу пенсионерлар рецепт буенча бирелүче дарулар урынына акча алырга уйлаганнар. Аның айлык күләме 716 сум 40 тиен.
Социаль хезмәтләр җыелмасына ия пенсионерларга бушлай дару, санаторийда дәва алу өчен юллама бирелә, алар транспортта бушка...