Түбән Кәминкә һәм Күтәмә авыл җирлекләренә яңа машиналар бирәләр
Түбән Кәминкә һәм Күтәмә авыл җирлекләре республиканың мүниципаль берәмлекләр арасында узган смотр - конкурсның җиңүчеләре дип танылганнар.
Быел әлеге бәйгедә 202 муниципаль берәмлек катнашырга теләк белдергән, оештыру комитеты карары нигезендә 93се җиңүче дип табылган. Конкурс лауреатларына, Республика көне алдыннан, Казанда тантаналы шартларда машина ачкычлары тапшырачаклар.