Күрше шәһәрдә 15 яшьлек кызны үз-үзенә кул салырга мәҗбүр иткәннәр
Бәхеткә, ул исән-сау.
Әлмәттә 15 яшьлек кыз «Вконтакте»дагы «Синий кит» үлем төркеме кушуы буенча үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә килеп җиткән. Бер атна элек кыз әлеге үлем төркеменә теркәлә һәм администраторлардан заданиеләр ала. Ә берничә көннән «Вконтакте»дагы шәхси битенә үз-үзенә ясаган җәрәхәтләренең фотоларын урнаштыра. Ярый әле яралар үлемгә китерми. Моны күреп...