Кызыл Яр поселогында яшәүче Сафиннар гаиләсенә Казаннан ноутбук китерделәр
Күп балалы, уртача тормыш белән яшәүче гаилә өчен бу замана җиһазы менә дигән зур бүләк булды.
Динара һәм Рашат Сафиннар йортыннан иртән Югары Кәминкә мәктәбенә баручы автобуска дүрт бала: Айгөл, Рифат, Алсу, Динар чыгып утыра, әниләре дә Югары Кәминкәгә, балалар бакчасына йөреп эшли. Ә 6 яшьлек Розалина Мөслимә әбисе янында...