Чирмешәндә тиз чәчәләр
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 19 меңгә якын гектарда язгы сабанашлык культуралары чәчелгән (тиешленең 47 проценты).
Соңгы көннәрдә, һава торышы яхшыру белән, кырларда агрегатлар сизелерлек күбәйде. Башкалар белән чагыштырганда, "Сөлчә", "Авангард", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә, "Лениногорск Агрофирмасы", "Агропродукт", "Татагро" хуҗалыкларында эш темпы югары. "ЧирмешәнАГРО" 2 мең гектардан күбрәк мәйданда бодай, арпа, солы,...