Полковник Мостафин – Россиянең атказанган хезмәткәре
Якташыбыз - Бәркәтәдә туган, бүген Балык Бистәсендә Россия ЭММның шул район бүлекчәсен җитәкләүче Наил Мостафин "Россия Федерациясе эчке эшләр органнарының атказанган сотруднигы" мактаулы исеменә лаек булды.
Бу хактагы Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган. Указда күрсәтелгәнчә, Наил Фоат улына бу исем "хезмәт бурычын үткәндә батырлыгы һәм үз-үзен аямавы, законлылык...