Рейтинг әзер: район башлыкларының үз җирлегенә мөнәсәбәте нинди?
Билгеле булганча, Татарстанның Икътисад министрлыгы ай саен районнарның социаль-икътисади үсеш буенча рейтингын әзерли. Шушы көннәрдә алар халык игътибарына муниципаль берәмлекләрнең 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән гомуми рейтингын тәкъдим итте.
Татарстанның социаль-икътисади үсеше нәкъ менә муниципаль берәмлекләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйләнгән. Өстәвенә, соңгы елларда республика җитәкчелеге районнарны камилләштерүгә аеруча зур...