Чирмешән районы хәбәрләре
Агроном трактор сыный
Ивашкино авылында Петр Андреев бакчасында үстергән кабак, чөгендерләрне, башка кирәк-ярак йөкне үзе җыйган мини-тракторы белән ташый. Авыл "кулибины" кечкенә техникасын сука тагып та сынаган. Киләчәктә бәрәңгене дә шуның белән чәчеп карамакчы. Кыскасы, тракторны камилләштерәсе бар икән әле останың. Эштән бераз бушагач инде анысы. "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында...