Директор малае тәмәке тарткан өчен укучыларга пистолеттан аткан
Физкультура һәм ОБЖ укытучысы булып эшләүче 23 яшьлек егет тәнәфес вакытында мәктәп янында куаклар артына качып тәмәке тартып торучы өлкән сыйныф укучыларын күреп алган.
Яшь педагог егетләрне куркытып таратмакчы булган һәм аларга төбәп пневматик пистолеттан аткан. Нәтиҗәдә бер егетнең күкрәгенә тидергән.
Ата-аналар полициягә хәбәр иткәннәр. Әлеге факт буенча тикшерү башланган....