Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә - бүләк
Инвалидлар декадасы кысаларында, Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында тәрбияләнүчеләргә район балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары концерт бүләк итте.
Биредә яшәүчеләр кунаклар чыгышын бик ошатып, рәхмәт әйтеп озатып калдылар.