"Сөлчә" җәмгыятендә Николай Скворцовка бөтен эшне йөкләп була
"Сөлчә" җәмгыяте машина йөртүчесе Николай Скворцов 35 ел руль артында. Аның хәзер йөртә торган 25 еллык КамАЗы өр-яңа сыман, текелдәп эшләп тора.
Яңа Элмәле авылы егете машина йөртүчегә укып, 1983 елда КамАЗга утыра, шуннан бирле ул гел колхозда. Бу көннәрдә уңган машина йөртүче силос әзерләү мәшәкатьләрендә.
- Николай Гурьевич бик...