Чирмешәндә икеайлык башлана
1 апрельдән 31 майга чаклы районда санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Димәк, чистарыну өмәләре башлана.
Торак пунктларыбызны иң әүвәл кар астыннан чыккан чүп-чардан арындыру зарур. Гомумән, ике ай дәвамында тырма, себерке ише эш коралларын кулга ешрак алачакбыз. Ә 9, 23 апрель һәм 15 май көннәрендә, район башкарма комитеты карары нигезендә, район...