Мәктәп директоры тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында ике мәктәпкә яңа директорлар билгеләнде
Моңа кадәр бераз вакыт район мәгариф бүлеген җитәкләгән Илдар Миргалимов 2нче Чирмешән урта мәктәбенә директор итеп билгеләнгән. Иске Үтәмеш урта мәктәбенә дә яңа җитәкче билгеләнде, монда директор вазыйфаларын Хаммәткамил Хәкимов башкарачак. Ул да тәҗрибәле белгеч, озак еллар мәгариф бүлеге начальнигы булды.
-
Директор малае тәмәке тарткан өчен укучыларга пистолеттан аткан
Физкультура һәм ОБЖ укытучысы булып эшләүче 23 яшьлек егет тәнәфес вакытында мәктәп янында куаклар артына качып тәмәке тартып торучы өлкән сыйныф укучыларын күреп алган. Яшь педагог егетләрне куркытып таратмакчы булган һәм аларга төбәп пневматик пистолеттан аткан. Нәтиҗәдә бер егетнең күкрәгенә тидергән. Ата-аналар полициягә хәбәр иткәннәр. Әлеге факт буенча тикшерү башланган....
-
Кукмарада укучыларны бәрәңге чүпләткән мәктәп директорына җәза бирделәр
Кукмара районында Ядегәр авылы урта мәктәбе директоры Илфат Әхмәдуллинны административ җаваплылыкка тартканнар. Ачыкланганча, ул сентябрь аенда мәктәп укучыларын "Восток" җәмгыяте басуына бәрәңге чүпләргә җибәргән. Укучылар 8:00-12:00 сәгатьләрдә басуда эшләгән. Ә ул көннәрдә укуларны иртәнге 7дән 8гә кадәр уздырганнар. Шунысы да әйтелә: балалар әти-әниләренең язмача рөхсәтеннән башка гына хезмәт куйган. Укучыларның...