Мичләрегездән ут чыгарлык түгелме?
Рәссам булмасак та, күбебез өй рәсеме ясасак, аның өстенә морҗа, аннан төтен чыга торган итеп бормалап куярга гадәтләнгән. Димәк, өйдә мич якканнар, анда җылы, рәхәт. Мичең, морҗаң төзек булса, әлбәттә.
Янгын күзәтчелеге белгечләренең кышка керер алдыннан мичләрне, морҗаларны тикшереп чыгарга кирәклеген кат-кат искә төшерүләре юкка түгел инде. Әнә узган атналарның...