Кыш көне бозда таймас өчен, аңа нәрсә сибәргә?
Сезне кыш көне боз куркытамы? Егылудан һәм имгәнүдән куркасызмы? Бозга төрле матдәләр сибеп, егылып имгәнүне булдырмый калырга мөмкин.
1. Кайнар су. Бозны күз алдыгызга китереп карагыз әле. Аның белән «көрәшүнең» иң гади юлы нинди? Әлбәттә инде, кайнар су! Боз эри, ә сукмак авышрак җирдә урнашкан булса, су агып бетә һәм...