Чирмешәндә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр
Шушы көннәрдә Чирмешәнгә республикабызның барлык районнарыннан җыелган информатика укытучылары бүгенгесе көнне бик актуаль мәсьәлә - балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр.
Хәзер һәркемнең диярлек йортында компьютер бар, Интернет тоташтырылган. Балалар аның каршында көннәр, сәгатьләр буе утыралар. Кайбер ата-аналар балаларының анда нәрсә караулары, укулары, нинди мәгълүмат алулары турында кызыксынмыйлар да. Ә кызыксынырга...