Ярап булмады иргә
Күп еллар ялгыз яшәп, картлыкны да ялгызым каршыларга җыенганда очраттым мин аны.
Сөйләвенә караганда, берничә мәртәбә өйләнеп караса да, хатыннардан уңмаган, гел җүнсез хатыннар гына очраган үзенә. Югыйсә, бик ипле, җайлы, хатын кадерен белә торган ир икән...
Күрәчәкне күрмичә, гүргә кереп булмый, диләрме әле?
Минем дә башыма тай типтеме, әллә...