Чирмешәндә кышны коймак пешереп озаттык
Февральнең соңгы якшәмбесендә, район үзәгендә, Яшьләр мәйданчыгында да Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Яше-карты, олысы-кечесе, бала-чага, төрле милләр халыклары җыелды монда.
Әлбәттә, майда пешкән коймакларсыз нинди Май чабу булсын ди! Мәйдан тирәли авыл җирлекләре өйчекләре төзелеп киткән, аларның һәрберсендә кунакларны кайнар чәй һәм бәйрәмнең төп ризыгы - коймак белән сыйладылар....