ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ БЕЛӘН!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү - Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым....