Конференция учителей в Черемшане тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе була
Иртәгә, 25 августта мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узачак. Гадәттәгечә, бу киңәшмәдә укытучылар узган уку елына йомгак ясый һәм яңасына бурычлар билгели. Шул ук көнне сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданчыкта ярминкә дә оештырылачак. Мәктәп коллективлары кул эшләнмәләре, камыр ризыклары, мәктәп яны участокларында үстерелгән җиләк-җимеш тәкъдим итәчәкләр. Марат Гомәров фотосы.
-
Чирмешән укытучылары белем бирүнең яңа формаларын эзли
Казан федераль университетының Алабуга филиалын кызыл дипломга тәмамлаган Румия Сөнгатуллина Чирмешән кадет интернат-мәктәбендә химия, биология фәнен укыта башлаячак. Быел районга кайткан бердәнбер яшь белгечкә лаеклы ялга китүче ветеран укытучылар традицион август конференциясендә символик эстафета тапшырды. Мөгаллимнәребезнең эшенә кагылышлы сөйләшү, гадәттәгечә, район мәдәният йортында башланды. Анда быел яңа уку елына иң...