Талпаннар “ауга“ чыкты
Быел талпаннар иртә активлашкан. Шушы көннәрдә генә, урман бете кадалу сәбәпле, район үзәк больницасына ике ир кеше мөрәҗәгать иткән.
Татарстан Республикасының 20 районы талпан энцефалиты зур куркыныч тудырган территорияләр булып санала, бу исемлектә Чирмешән районы да бар.
-Узган елны районның дәвалау учреждениеләренә талпан тешләгән 24 кеше мөрәҗәгать итте, - ди...