Чирмешән шагыйрәсе Галия Сафиуллина инде дүртенче китабын чыгарды
Якташыбыз Галия Сафиуллина тагын бер китап чыгарды, инде дүртенчесен.
Авторның әүвәлге китапларында күбрәк шигырьләр басылса, монысы - повесть. "Сыналган мәхәббәт" 1000 данә үк тираж белән "Ак бүре" нәшриятында басылган.
- Язылган, әмма китапларга кермәгән шигырьләрем, языласы эшләрем дә күп, - ди Чирмешәндә яшәүче шагыйрә, язучы.