“Кыяр, помидор кирәкме, кызым? Спиннер да бар!”
Спиннерның нәрсә икәнен белмәгән кеше юктыр бүген. Өч яшьлек баланың да кулында шул, 30 яшьлегенең дә.
Әнисе уйнап туйган уенчык баланың авызында. Әйләндерә белмәсә, кимереп булса да карый. Ә бер танышымның ике улы исә мәчене дә "утырткан" моңа. Игътибарлы песи спиннерның зырылдап әйләнүен күзәтеп утыра да, туктап калгач, аягы белән...