ХӘНИЯ ХАТЛАРЫ ЯКИ «ЯШӘҮ ЯМЕ»
Ноябрь салкыныннан тәнем генә түгел, җаным өшеп, табиб бүлмәсендә утырам. Йокысыз чыккан төнем күз асларыма үзенең күксел пәрдәсен элгән. Башымның чатнавына түзәр әмәлем юк. Тынган колакларымны салкын бармакларым белән чеметеп-чеметеп алам. Алдымда утырган табибның сораулары каяндыр мәгарәдән ишетелгән сыман:
- Сезнең уйлар өчен биш минут вакытыгыз бар! Йә сез аны...