Чирмешән районыннан дүрт кеше хаҗга бара
Августның соңгы көннәрендә һәм сентябрь башында 4 якташыбыз хаҗга китәчәк.
Чумачкадан Мәүлет Нуруллин, Түбән Кәминкәдән Рәмис Мәссаров, Керкәледән Әхмәдулла Шәрифуллин, Бәркәтәдән Әлфия Галимовалар бер ай дәвамында изге урыннарда булып, изге гамәлләр кылып кайтырга ниятләгәннәр.
Былтыр 9 райондашыбыз хаҗга барган иде.