Югалтулар тулы гомер, яки адәм баласының сабырлыгы чиксез икән...
Санаулы ел эчендә әти-әнисен, дүрт туганын югалтып, 25 яшендә инде кайчандыр гөр килеп торган зур гаиләдән берүзе калган Фәридәгә бу кадәр сабырлык кайдан килгән дә, ничек шартлап сынмый түзгән дия торган шул.
Хәер, сабыр итми кая барсын, ире Илгизнең, ике яшьлек улы Азатның гына түгел, тагын бер сабыйның, бала гына...